Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында Алексеевск зонасына керүче район ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең бүлек башлыклары, район ветеринария берләшмәләре башлыклары, шулай ук лаборатория мөдирләре һәм терапевтлар катнашты.
Участок ветеринария пунктлары, ветеринария берләшмәләре лабораторияләре эшен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов һәм Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев анализладылар.