Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы Эмиль Шаһимуллин Әлмәт районының Н.Е.Токарликова АҖда мөгезле эре терлекнең туберкулезга тикшерү һәм карантин чараларын оештыруда катнашты.
Шулай ук сәфәр барышында ветеринария берләшмәсендә эпизоотиягә каршы чаралар планының үтәлеше белән танышты.