Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында эпизоотиягә каршы чаралар планын үтәү буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Баш ветеринария идарәсе бүлекләре, Баш ветеринария идарәсенең дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлекләре һәм район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары, шулай ук эпизоотологлар катнашты.
Эпизоотиягә каршы чаралар үтәлешенә Баш ветеринария идарәсенең хайваннардагы йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы Эмиль Шаһимуллин анализ ясады.