Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.
Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасарлары, бүлек башлыклары, район ветеринария берләшмәләре һәм ветеринария экспертлары катнашты.
Биологик калдыкларны утильләштерү урыннарын төзекләндерү эше турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сөйләде.
Киңәшмә ахырында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәүләт ветеринария инспекциясе бүлеге башлыгы Айрат Сәлахов ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшенә анализ ясады.