Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан балыкларны һәм башка су хайваннарын үрчетү, үстерү һәм сату өчен ясалма яшәү тирәлегендә тоту буенча ветеринария кагыйдәләре эшләнгән.
Әлеге кагыйдәләрне билгеләүче боерык проекты regulation.gov.ru порталында урнаштырылган, документ 2021 елның 1 мартыннан үз көченә керер һәм 2027 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булыр дип планлаштырыла.
Проект аквахуҗалыкларда балыкларны карап тотуга, ветеринария һәм диагностик чаралар үткәрүгә, авыруларны профилактикалауга һәм карантинлаштыруга таләпләрне билгеләргә тәкъдим итә
Тулырак: Источник: Ветеринария и жизнь