Рөстәм Миңнеханов “Казан” агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды

2020 елның 12 декабре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.

Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать паркының ярминкә мәйданчыгын һәм сәүдә павильоннарын карап чыкты, китерелгән авыл хуҗалыгы товарларының ассортименты һәм төп продуктларга бәяләр белән танышты, шулай ук сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты. Ярминкәгә Арча һәм Кукмара районнары, Татарстан Кулланучылар берлеге, Татарстан фермерлары продукциясе китерелгән иде.

Барлыгы 11 млн. сумлык продукция китерелгән. Шул исәптән бәрәңге һәм яшелчәләр – 48,6 тонна, сыер ите - 11 тонна, дуңгыз ите – 1,4 тонна, кош ите -1,3 тонна, үлчәүле сөт - 3,2 тонна, каты сортлы сырлар - 400 кг, атланмай - 300 кг, шикәр комы – 5 тонна, он – 5 тонна, ярмалар - 6 тонна, ашлык - 20 тонна, бал - 1,1 тонна. Казанлылар, гадәттәгечә, товарларны кибетләрдәгегә караганда арзанрак бәяләрдән сатып ала алалар.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе боерыгы буенча барлык мәйданчыкларда да идарә, шәһәр ветеринария берләшмәләре белгечләре һәм ветеринария-санитария экспертлары эшләячәк. Шулай ук дежурлыкны Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе инспекторлары башкара.

Барлык таләпләр дә ярминкәдә сатыла торган продукциянең сыйфатлы булуына юнәлдерелгән. Сыйфатсыз продуктлар сатуга кертелми.

Исегезгә төшерәбез, көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре Яңа елга кадәр атна саен 14 мәйданчыкта узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International