ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә ТР төньяк зонасы ветеринария берләшмәләре эшчәнлеген анализладылар

2020 елның 11 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Татарстан Республикасының төньяк зонасы ветеринария берләшмәләре эшчәнлеген анализладылар.

11 декабрьдә видеоконференцэлемтә режимында республиканың төньяк зонасындагы ветеринария берләшмәләре эше турында киңәшмә узды.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.

Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасарлары һәм бүлек башлыклары, шулай ук төньяк зонаның ветеринария берләшмәләре башлыклары, терапевтлар һәм лаборатория мөдирләре катнашты.

Дәвалау-профилактика һәм участок ветеринария пунктларының эше турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов сөйләде.

Чара ахырында район ветеринария лабораторияләре эшен Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев анализлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International