Бүген Кама Тамагы һәм Югары Ослан районнарының район дәүләт ветеринария берләшмәләре базасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә район ветеринария берләшмәләреннән кергән мәгълүматны җыю, эшкәртү һәм анализлау өчен билгеләнгән Барс-веб-җыелма электрон системасында хисапларны тутыру буенча ветеринария белгечләре өчен укулар узды.
Шулай ук укулар Кече Мәрәтхуҗа һәм Прокопьев А.И. крестьян-фермер хуҗалыгында терлекләрне исәпкә алу һәм идентификацияләүнең бердәм программасы буенча узды, анда авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре катнашты.
Укуларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе белгече Дамир Латфуллин алып барды.