Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Нурлат районында булды

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Нурлат районында булды.

«Сөләйманов» крестьян-фермер хуҗалыгына эш сәфәре барышында катнашучылар терлекчелекне үстерү перспективалары, бозауларның сакланышы, яшь терлекләрне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Шулай ук Нурлат ветеринария берләшмәсе базасында аучылык җәмгыяте белән кабаннарның санын исәптә тоту мәсьәләсе буенча очрашу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International