Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хайваннардагы йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы Эмиль Шаһимуллин Лениногорск РДВБнә булды

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хайваннардагы йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы Эмиль Шаһимуллин Лениногорск ветеринария берләшмәсендә булды.

Очрашу барышында киңәшмәдә катнашучылар мөгезле эре терлек лейкозы белән йогышлануны киметү мәсьәләләре һәм терлекчелекне үстерү перспективалары, шулай ук эпизоотиягә каршы чаралар планын үтәү турында фикер алыштылар.

«Бүгенге көндә бозауларны лейкоздан арындыру ысулы белән түбәндәге эшләр башкарыла: яшь терлекләрне 10-20 көнлек тикшерү; сәламәт терлекләрне изоляцияләп үстерү һәм 6, 9, 12, 15 айга, орлыкландырыр алдыннан, төп көтүгә күчер алдыннан кабат тикшерүләр үткәрү», - дип билгеләп үтте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International