Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарының дәүләт ветеринария берләшмәләре базасында ветеринария белгечләре өчен укулар узды

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Бүген Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарының дәүләт ветеринария берләшмәләре базасында Барс-веб-җыелмаларның электрон системасында хисапларны тутыру буенча ветеринария белгечләре өчен укулар узды. Әлеге программа район ветеринария берләшмәләреннән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә килгән мәгълүматны җыю, эшкәртү һәм анализлау өчен билгеләнгән.

Укуларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгече Дамир Латфуллин алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International