«Меркурий» белән эшләү буенча төбәкләр рейтингы чыкты

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

2020 елның ноябрь аенда «Меркурий» электрон ветеринария сертификациясе системасы белән эшләү буенча Россия төбәкләре рейтингы Россельхознадзор сайтында басылды.

Ведомствода аңлатуларынча, рейтинг 30 дан артык күрсәткечне исәпкә алып формалаштырыла. Шул исәптән рәсмиләштерелгән җитештерү һәм транспорт электрон ветеринария документлары (эВСД), эвсдны гамәлгә кертү, ветеринария-санитария экспертизасы үткәрү, теркәлгән һәм расланган мәйданчыклар һәм хуҗалык итүче субъектларның саны исәпкә алына. Рейтинг 100 баллы шкала буенча формалаша.

Лидерлар бишлегенә керде:

Мәскәү өлкәсе 68,19

Мәскәү 34,58

Краснодар крае 25,99

Татарстан Республикасы 23,33

Белгород өлкәсе 19,25

Шулай ук аутсайдер төбәкләр дә билгеләнде, аларның рейтингы минус күрсәткече белән күрсәтелгән. Соңгы бишлеккә эләктек:

Төньяк Осетия – Алания Республикасы -14,28

Әстерхан өлкәсе-15,55

Тыва Республикасы -17,52

Чукотка автономияле округы-18,54

Ингушетия Республикасы -31,81

Источник: Ветеринария и жизнь

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International