Әгерҗе ветеринария берләшмәсе базасында ветеринария белгечләре өчен укулар узды

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Бүген Әгерҗе районының дәүләт ветеринария берләшмәсе базасында Барс-веб-җыелмаларның электрон системасында хисапларны тутыру буенча ветеринария белгечләре өчен укулар узды. Әлеге программа район ветеринария берләшмәләреннән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә килгән мәгълүматны җыю, эшкәртү һәм анализлау өчен билгеләнгән.

Шулай ук «С.-Омга» ҖЧҖ базасында терлекләрне исәпкә алу һәм тәңгәлләштерү буенча бердәм программа буенча укулар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International