Бүген Яңа Чишмә муниципаль районы Советы утырышы булды.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашты.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына Ринат Фәсахов ачык тавыш бирү юлы белән сайланды.
Утырыш барышында җыелучылар 2020 ел нәтиҗәләре буенча депутатларның перспектив эш планы һәм 2021 елга бурычлар турында фикер алыштылар.
Утырыш бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.