Бүген Аксубай районының «Аксу-Агро» АФ ҖЧҖ базасында «Татарстан Республикасының база хуҗалыкларында сөт терлекчелеген цифрлаштыру»темасына зона семинар-киңәшмәсе узды.
Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов, шулай ук Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чирмешән, Чистай РДВБ вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов җыелучыларга эре мөгезле терлекләрнең сакланышы һәм республикада хайваннарны тәңгәлләштерү турында сөйләде.
Очрашу ахырында «РИВЦ» АҖ вәкилләре яңа туган бозауларны идентификацияләү һәм аларны махсус онлайн программада теркәү тәртибен күрсәттеләр.