Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында Кама Тамагы һәм Питрәч районнары ветеринария берләшмәләренең ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эше турында киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлекләре башлыклары, шулай ук район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары һәм ветсанэкспертлар катнашты.
Районнарның ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшенә анализны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәүләт ветеринария инспекциясе бүлеге әйдәүче киңәшчесе Ирина Тарутина үткәрде.