30 ноябрьдә Апас һәм Чүпрәле районнарының район дәүләт ветеринария берләшмәләре базасында Барс-веб-җыелма электрон системасында хисапларны тутыру буенча ветеринария белгечләре өчен укулар узды. Әлеге программа район ветеринария берләшмәләреннән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә килгән мәгълүматны җыю, эшкәртү һәм анализлау өчен билгеләнгән.
Укыту бөтен республика буенча кертелә торган хайваннарны исәпкә алу һәм тәңгәлләштерү буенча программа белән тәмамланды.