30 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе базасында «ветеринария табибы»программасы буенча ветеринария белгечләренең квалификациясен күтәрү курслары старт алды.
Укулар барышында белгечләр хәзерге заман җиһазларын кулланып бактериологик һәм вирусологик диагностика методларын, хәзерге заман терлекчелеге шартларында офтальмология ярдәмен оештыруны, шулай ук массакүләм конъюнктив-кератитларны дәвалауның заманча ысулларын һәм мөгезле эре терлекләр лейкозыннан хуҗалыкларны савыктыруга карашны өйрәнәчәкләр.