Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә «Татарстан Республикасы АПКсының иң яхшы хезмәткәре» республика конкурсында «Иң яхшы ветеринария табибы» номинациясендә катнашучы ветеринария табиблары өчен әңгәмә уза.
Комиссия составына Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов, ветеринария эшен оештыру бүлеге башлыгы Елена Ильина, дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов, хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы Эмиль Шаһимуллин, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Алия Гатауллина һәм Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев керә.
Грант алуда 29 кеше әңгәмә уза. Комиссия тарафыннан барлыгы 14 иң яхшы ветеринария табибы сайлап алыначак.