Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә район ветеринария берләшмәләре эше буенча киңәшмә узды

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференция режимында район ветеринария берләшмәләре эше буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә район ветеринария берләшмәләре башлыклары һәм урынбасарлары, шулай ук эпизоотологлар һәм терапевтлар катнашты.

Киңәшмә барышында алар эпизоотология, дәвалау-профилактика һәм лаборатор бүлекләрнең мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Район ветеринария берләшмәләренең эше турында анализ белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең хайваннардагы йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы Эмиль Шаһимуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов һәм Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International