Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында район ветеринария учреждениеләренең ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эше турында киңәшмә узды.
Анда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары, район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары һәм ветеринария экспертлары катнашты.
Ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшенә анализ турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәүләт ветеринария хезмәте бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Ирина Тарутина сөйләде.