Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә терлекләрне Бердәм идентификацияләү мәсьәләләре буенча укулар узды.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов мөрәҗәгать итте.
Үз чыгышында ул идентификациянең мөгезле эре терлекләрдән башлануын искәртте. Тиздән бу процедура авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннары санын да колачлаячак.
Алга таба «Регагро» хайваннарны исәпкә алу һәм идентификацияләү программасында эшләү, универсаль исәпләү җайланмаларын теркәү һәм куллану буенча бердәм Системаның функциональ мөмкинлекләре, шулай ук хайваннарны идентификацияләү системасына керү дәрәҗәсе һәм процесслары турында «РИВЦ» АҖ коммерция директоры Данис Сәйфетдинов сөйләде.
Укуларның практик өлешендә ул объектны, хуҗасын һәм хайванны теркәү процессларын күрсәтте.
Очрашу бирокларның бәясе һәм югалган очракта аларны торгызу, шулай ук хайваннарны күчерү зарурлыгы мәсьәләләре буенча фикер алышу белән тәмамланды.