Бөгелмә районында 6 айга кадәр эре мөгезле яшь терлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 13 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хайваннардагы йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы Эмиль Шаһимуллин эш визиты белән Бөгелмә районына килде.

Визит барышында Эмиль Шаһимуллин Карабаш участок ветеринария пунктында булды һәм эпизоотиягә каршы чаралар планының үтәлеше белән танышты.

Шулай ук «Племптица Бугульма» ҖЧҖендә булды һәм кош гриппын булдырмау буенча саклык чаралары турында фикер алышты. «Северная Нива Татарстан»ҖЧҖ комплексы төзелешенең барышы белән танышты.

Очрашуда катнашучылар мөгезле эре терлекләр лейкозы белән йогышлануны киметү мәсьәләләре, терлекчелекне үстерү перспективалары, шулай ук бозауларның сакланышы һәм яшь терлекләрне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International