Татарстанда котыру авыруына каршы вакцинация дәвам итә

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Ерткычларның торак пунктларга үтеп керүе авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннарының котыру авыруы йоктыруга китерә, алар, үз чиратында, кешеләр өчен зарарлану чыганагы булып хезмәт итә ала. Профилактика чараларының берсе булып, авыл хуҗалыгы хайваннарына вакцинация ясау, шулай ук кыргый хайваннарга вакцина тарату. Процедураның әлеге төре этләргә, мәчеләргә һәм авыл хуҗалыгы хайваннарына карый.

Ел башыннан ук республикада 2,5 млн баш авыл хуҗалыгы һәм 188 881 мең йорт хайваны (94 522 мең песи һәм 94 359 мең эт) вакцинацияләнгән. Кыргый хайваннарны вакцинацияләү алар яшәгән урыннарда үзәк вакцина тарату юлы белән башкарылды. 2020 елда аучылар белән бергә 1,8 млн. доза вакцина таратылган.

Бүгенге көндә дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре шәхси ярдәмче хуҗалыкларны карап чыгалар, шулай ук күчмә вакцинацияләр оештыралар. Ноябрь ахырына кадәр мобиль төркемнәр йорт песиләренә һәм этләргә котыру авыруына каршы вакцинация үткәрәчәкләр. Процедура вакытында ветеринария белгечләре республика халкына АЧС, кош гриппы, нодуляр дерматиты һәм башка авырулар профилактикалау турында сөйлиләр.

Профилактик чаралар планы буенча процедура бушлай үткәрелә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе хайваннарның хуҗалары яшәү урыны буенча республиканың дәүләт ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итә алалар, дип искәртә. Йорт хайваннары хуҗаларының ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә, социаль дистанцияне үтәргә һәм битлек кияргә куша.

Бүгенге көндә мобиль бригадалар эшли:

-24.10.20, 9.00-11.00, Отары т.м., Үзәк ур., 46А (кибет каршындагы мәйдан);

-31.10.20, 10.00-13.00, Әмәт т.п., Әмәт ур., 41А (кибет каршындагы мәйдан).

Адресны 843 272-63-92 телефоны буенча ачыкларга була.

Моннан тыш, мәчеләргә һәм этләргә вакцинация Казанның барлык дәүләт ветеринария клиникаларында үткәрелә. Кабул итү көн саен алдан язылмыйча гына алып барыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International