Татарстанның ветеринария табиблары вакцинацияләүнең икенче этабын төгәлләделәр

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

Республиканың ветеринария табиблары кыргый хайваннар өчен ясалган, котыру авыруына каршы көзге вакцина таратуны төгәлләделәр.

Операциянең бу төре елына ике тапкыр - яз һәм көз айларында үткәрелә. 

Тышкы вакцина 30 гр. га кадәр булган параллепипед формасындагы көрән төстәге брикет-приманкадан гыйбарәт. Аның составына ит фаршы керә.

Лактация вакытында һәм йөклелек халәтендә булган хайваннар өчен вакцина куллану зарарсыз дип санала.

2020 елда 1,8 млн доза вакцина таратылган

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе күчмә бригадаларның эше республиканың барлык муниципаль районнарында оештырылуын искә төшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International