ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов эш визиты белән Балык Бистәсе районында булды

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Агросәнәгать комплексында сөт терлекчелегенең нәтиҗәлелеген арттыру, җитештерү күрсәткечләрен арттыру, югары продуктивлы таналар үстерү, сөт җитештерү, терлекләрне ашату һәм үрчетү мәсьәләләрендә практик ярдәм күрсәтү максатларында республика авыл хуҗалыгы предприятиеләренең терлекчелек секторы үсешен анализлау буенча эшче төркем төзелде.

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов эш визиты белән Балык Бистәсе районында булды.

Ул Балык Бистәсе ветеринария берләшмәсе башлыгы Динар Сөләйманов белән бергә Гыйльманов КФХ һәм «Балык Бистәсе азык-төлек корпорациясе»ҖЧҖ эшчәнлеге белән танышты.

Эшлекле сәфәр барышында очрашуда катнашучылар 0 айдан 6 айга кадәр мөгезле эре терлекне үстерү технологиясе һәм терлекләрнең баш санын саклап калу мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Очрашу ахырында алар терлекләрне тоту шартлары, аларны ашату һәм бозауларның йогышлы авыруларын профилактикалау схемалары мәсьәләләрен карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International