ТР ветеринарлары эпизоотиягә каршы көзге чараларны дәвам итә

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

3 августтан республиканың муниципаль районнары һәм шәһәрләре территорияләрендә санитар-эпидемиологик һәм эпизоотик иминлекне тәэмин итү максатларында планлы көзге диагностик тикшеренүләр, ветеринария-профилактика һәм эпизоотиягә каршы чаралар үтәүгә старт бирелде.

Көзге эпизоотиягә каршы чаралар кысаларында түбәндәге эшләр башкарыла::

Үсеп килүче яшь терлеккә түләмә һәм нодуляр дерматитка каршы Вакцинация ясау;
Мөгезле эре терлекләрне туберкулезга тикшерү, канны бруцеллезга һәм лейкозга тикшерү;
Шәхси секторда этләрне һәм мәчеләрне котыру авыруына каршы вакцинацияләү.

Көзге чаралар уздыру вакытында халыкка шулай ук авыл хуҗалыгы хайваннарының һәм кошларының аеруча куркыныч һәм карантин авыруларын профилактикалау буенча белешмәлекләр таратыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International