Коронавирус китереп чыгарган инфекцияләрне профилактикалау һәм аларга каршы көрәш максатларында 10 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Ветеринария хезмәте белгечләре көн саен сайлау участокларында дезинфекция чаралары үткәрәләр (сайлау кампаниясеннән соң).
Дезинфекция чаралары кулланып, көн саен профилактик чаралар сайлау участокларының барлык биналары һәм территорияләре буенча үткәрелә.
Сайлау участокларын эшкәртүдә барлыгы 428 хезмәткәр һәм 286 берәмлек дезинфекция җиһазлары җәлеп ителгән. Якынча мәйданы 450 мең кв. м.