Бүген Арча районында "Ат көне"нә багышланган ат-спорт ярышлары уздыру буенча эшлекле киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Терлекчелектә нәсел эше буенча Баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов һәм башка җаваплы затлар катнашты.
19 сентябрьдә Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узачак. Ярышлар 40, 80 һәм 120 километр дистанцияләрдә оештырылачак. Чара кысаларында чараның спонсорлары һәм партнерлары, шулай ук Татарстанның Атчылык һәм ат спорты федерациясе призларына ат чабышлары планлаштырылган.
Моннан тыш, мәдәни-күңел ачу программасы, республика балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышлары, келәм буенча мастер-класс, шулай ук ат җигү тизлеге, иң тиз йөреш һәм иң яхшы ату бәйгеләре оештырылачак.