Казан ветеринария берләшмәсендә август ае өчен хисап киңәшмәсе узды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.
Дәвалау-профилактика, эпизоотиягә каршы һәм дезинфекция эше нәтиҗәләрен Баш ветеринария табибы Исхаков Г.М. җиткерде.
Ветеринария-санитария экспертизасының агымдагы эше һәм азык-төлек продукциясе иминлеге турында, таможня берлегенең Техник регламентына үзгәрешләр турында әйдәүче ветеринария табибы Рысаева В. Е. сөйләде.
Берләшмәнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге һәм эш урыннарын аттестацияләү турында баш хисапчы Галимова Л. Р. сөйләде.
Киңәшмә берләшмә хезмәткәрләрен Ветеринария хезмәткәре көненә багышланган бүләкләү белән тәмамланды.