Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Россия Федерациясе ветеринария хезмәткәре көнен бәйрәм итүгә багышланган Дәүләт ветеринария хезмәте хезмәткәрләренә бүләкләр тапшыру тантанасы узды.
Чарада ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, "ТР Муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының АПК идарәсе башлыгы Ленар Фәттерахманов, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Җыелганнарга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров мөрәҗәгать итте:
"Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем Ветеринария идарәсе коллективын һәм республиканың барлык ветеринарларын һөнәри бәйрәмнәре - Ветеринария хезмәткәре көне белән котлыйм! Сезнең һөнәрегез, тирән белемегез һәм тәҗрибәгез агросәнәгать тармагында һәм тормышта алыштыргысыз һәм аеруча кирәкле, чөнки терлекчелек тармагын нәтиҗәле үстерү, кирәкле санитария контролен булдыру, илебез халкын сыйфатлы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү турыдан-туры сезгә бәйле.Соңгы елларда ветеринария хезмәте хайваннардагы котыру авыруы очракларын теркәүне берничә тапкырга киметә алды, лейкоз белән авыручы терлекләр санын 2 мәртәбәгә киметте. Республика программасы ярдәмендә участок ветеринария пунктлары челтәре, авылда мобиль ветеринария пунктлары эшли. Болар барысы да авылда ветеринария ярдәменнән файдалана алу мөмкинлеген тәэмин итә", - билгеләп үтте ул.
Бүләкләү тантанасы концерт программасы белән үрелеп барды.
Чара ахырында Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов чараның барлык кунакларына рәхмәт сүзләре белдерде һәм тагын бер кат ветеринарларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.