ТР Министлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдиновның ветеринария хезмәткәре көне белән котлавы

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Сезне Россия Федерациясе ветеринария хезмәткәре көне белән котлыйм!

Ветеринария - киң һәм күп юнәлешле эшчәнлек өлкәсе, берничә сүз белән генә ветеринар башкара торган миссияне белдерү авыр булыр.

Ветеринария табиблары һәм күзәтчелек хезмәтләре республиканың биологик куркынычсызлыгын тәэмин итүгә һәм эпизоотик торышын саклауга зур өлеш кертә.

Лабораторияләрдә һәм участок ветеринария пунктларында, хайваннар авыруларына каршы көрәш станцияләрендә һәм санитар-инспекция органнарында, терлек продукциясе җитештерү комплексларында һәм терлек азыгы һәм дару препаратлары җитештерү предприятиеләрендә катлаулы хезмәт алып барыла.

Бүген безнең алда җаваплы бурычлар тора – республикада тотрыклы ветеринария-санитария хәлен тәэмин итү, кадрлар әзерләү системасын камилләштерү, шулай ук Фән һәм практиканы алга таба үстерү. Без куелган бурычларны, алдагы буыннар тәҗрибәсенә һәм Россия ветеринария мәктәбенең бай традицияләренә таянып, уңышлы үтәрбез дип ышанам.

Ветераннарга ветеринария хезмәтен торгызуда һәм үстерүдә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен аерым рәхмәтләремне белдерәм!

Форсаттан файдаланып, барлык хезмәттәшләремне якынлашып килүче һөнәри бәйрәм белән котлыйм. Игелекле хезмәтегез өчен рәхмәт Сезгә хөрмәтле мал табиблары!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы — Татарстан Республикасының баш дәүләт ветеринария инспекторы                                                                                                 

                                                                                                                                Алмаз Хисаметдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International