Яңа Чишмә районында халык җыены узды

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов район гражданнары җыенында катнашты.

Чара җирле үзидарә мәсьәләләрен хәл итү кысаларында үткәрелә.

Үз чыгышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов соңгы елларда Татарстан үсешенең төп юнәлешләре, гамәлгә ашырыла торган федераль һәм республика программалары, урта һәм кече бизнеска ярдәм чаралары буенча ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләде һәм гражданнарны хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү буенча үткәрелә торган чараларда һәм программаларында активрак катнашырга чакырды.

Очрашу барышында шулай ук районда аеруча куркыныч авырулар, куркынычсызлык һәм йогыш чыганакларына, шул исәптән АЧСГА юл куймау темаларына да кагылдылар.

Район халкына республикада һәм Россия Федерациясендә эпизоотик хәл турында мәгълүмат җиткерелде. Аларга шулай ук шәхси хуҗалыкларда терлек һәм кош-корт асрау буенча, ветеринария законнары нигезендә, киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International