Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов эш визиты белән Кайбыч районы ветеринария берләшмәсендә булды, анда ул хезмәт коллективы белән очрашты.
Очрашу барышында районда инфекцияләр чыганакларын һәм аеруча куркыныч авыруларны булдырмау буенча мәсьәләләр кузгатылды.
Шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдиновның эш сәфәре кысаларында йомгаклау ревизиясе турында фикер алышу булды. Ачыкланган бозулар буенча учреждение коллективы белән аңлату әңгәмәсе үткәрелде.
Тикшерү түбәндәге эшчәнлек төрләре буенча алып барылды:
-Финанс эшчәнлеге, бухгалтер исәбе;
- Хокукый мәсьәләләрне тикшерү;
- Эпизоотик эш;
- Дәвалау-профилактика чаралары;