Бүген Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында район ветеринария учреждениеләренең ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эше буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә ТР Мк Баш ветеринария идарәсе бүлекләре, территориаль бүлекләр һәм район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары катнашты.
Ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эше турындагы анализ белән дәүләт ветеринария инспекциясе бүлеге башлыгы Айрат Сәлахов чыгыш ясады.