Африка дуңгыз чумасы татарстан чикләренә якынлашты. Самара өлкәсендә авыру очраклары ачыкланган, бүгенге көндә анда 52 АЧС очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Елена Ильина сөйләде.
Самара һәм Түбән Новгород өлкәләре ягыннан африка дуңгыз чумасы Татарстан өчен куркыныч тудыра. Әмма Татарстан белән Түбән Новгород өлкәсе арасында Чуваш Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе бар. Ә Самара өлкәсе Татарстан белән чиктәш.
Июнь – август айларында Самара өлкәсендә авыруның 40 очрагы ачыкланган, нигездә йорт дуңгызлары арасында. "Ветеринария хезмәте тарафыннан анда чыганакларны бетерү буенча эш алып барыла. Дуңгызларның баш саны һәм дуңгызчылык продукциясе тулысынча алына һәм яндырыла. Бүген бу әлеге авыруга каршы көрәшнең бердәнбер ысулы», - диде Евгений Иванов.
Түбән Новгород өлкәсе территориясендә африка дуңгыз чумасының алты очрагы теркәлгән-кыргый кабаннар арасында өч очрак һәм шул кадәр үк шәхси ярдәмче хуҗалыкларда.
Дуңгызларда африка чумасы-йорт дуңгызларының, декоратив һәм кыргый кабаннарның контагиоз септик авыруы. Башка төр хайваннар һәм кешеләр авырмый.