АЧСның якын-тирә территорияләргә таралуына юл куймау максатыннан Түбән Новгород өлкәсе белән төбәкара киңәшмә узды

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе  Үзәк һәм Идел буе федераль округлары территорияләрендә кыргый кабан дуңгызлары арасында африка чумасын бетерү һәм таратуга юл куймау мәсьәләсе буенча төбәкара киңәшмәдә катнашты.

Түбән Новгород өлкәсе территориясендә африка дуңгыз чумасының эпизоотик вәзгыяте һәм миграцион активлыкны һәм кыргый кабан санын киметү турында, якын-тирә регионнарга ачс таралуны булдырмау максаты белән, Түбән Новгород өлкәсенең ветеринария комитеты рәисе Михаил Курюмов һәм Түбән Новгород өлкәсенең хайваннар дөньясы объектларын саклау, куллану һәм яңадан торгызу комитеты җитәкчесе Николай Бондаренко чыгыш ясады.

Чарада хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы Эмиль Шаһимуллин һәм дәүләт ветеринария инспекциясенең бүлек башлыгы Айрат Сәлахов катнаштылар.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе искәрткәнчә, бүгенге көндә АЧС буенча 30 очрак карантинда, шул исәптән 15-Самара һәм 3-Түбән Новгород өлкәләрендә.

Самара өлкәсендә учакларны теркәү аеруча борчу тудыра. Чирмешән һәм Нурлат районнарыннан алар 100 километрга якын арада.

Самара өлкәсендә чыганаклар таралуның төп сәбәпләре - дуңгыз хуҗаларының африка чумасын профилактикалау чараларын үтәмәве һәм кыргый кабаннар арасында вирус циркуляциясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International