Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария лабораторияләренең 2020 елның I яртыеллыгы буенча киңәшмә узды.
Киңәшмә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.
Чарада ветеринария берләшмәләре башлыклары, лаборатория мөдирләре һәм баш эпизоотологлар катнашты.
2020 елның I яртыеллыгында Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария лабораторияләренең эше турында Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев сөйләде.
Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: ачс, кош гриппы буенча азык-төлек продукциясен мониторинглау планын үтәү, район ветеринария лабораторияләрен аккредитацияләү; биохимия тикшеренүләре планын үтәү, шулай ук мөгезле эре терлекнең лейкозга диагностик тикшеренүләре, сөт җиһазларыннан юылмаларны тикшерү һ.б