ТР МК Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында ТР терлекчелегенең эпизоотик һәм санитар куркынычсызлыгы буенча киңәшмә узды.

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы терлекчелегенең эпизоотик һәм санитар куркынычсызлыгы буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.

Чарада Баш ветеринария идарәсенең бүлек башлыклары, район дәүләт ветеринария берләшмәләренең баш эпизоотологлары катнашты.

Анализ белән хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы Эмиль Шаһимуллин чыгыш ясады.

Киңәшмә барышында шулай ук республика территориясенә дуңгыз африкачумасын кертмәү мәсьәләсе дә каралды.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе искәртә, бүгенге көндә АЧС буенча 30 очрак карантинда, шул исәптән 15-Самара һәм 3-Түбән Новгород өлкәләрендә.

Самара өлкәсендә очракларны теркәү аеруча борчу тудыра. Чирмешән һәм Нурлат районнарыннан алар 100 километрга якын арада.

Самара өлкәсендәге очраклар таралуның төп сәбәпләре – хуҗаларының дуңгыз африка чумасын профилактикалау чараларын үтәмәве һәм кыргый кабаннар арасында вирус циркуляциясе.

Дуңгызлары булган шәхси хуҗалыклар алып баручы затлар түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тиеш: аларны үтәү хайваннарның сәламәтлеген сакларга һәм республика территориясендә АЧС вирусын кертү һәм тарату мөмкинлегеннән котылырга ярдәм итәчәк:

терлекләрне ябык биналарда асрарга, дуңгызларны ирекле йөртүгә юл куймаска;

дуңгызларны район дәүләт ветеринария хезмәте белән килештермичә башка территорияләрдән кертмәскә;

дуңгызлар авыруының барлык очраклары турында дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә хәбәр итәргә;

кыргый дуңгызларның үләксәләре табылганда бу турыда районның ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә кирәк.

Киңәшмә ахырында Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов киләсе чорга бурычлар билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International