ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә 2021 елга эпизоотиягә каршы чаралар планы буенча киңәшмә узды

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә 2021 елга эпизоотиягә каршы чаралар планы һәм ветеринария буенча куллану өчен даруларга заявкалар кабул итү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.

Киңәшмәдә ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе бүлекләре һәм район ветеринария берләшмәләре башлыклары катнашты.

2021 елга эпизоотиягә каршы чаралар планы белән хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы Эмиль Шаһимуллин чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International