Татарстан АССРда ветеринария хезмәтенең барлыкка килүе

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Ветеринария хезмәте үсү һәм камилләшүдә катлаулы һәм данлы юл узды, халыкның социаль-икътисадый хәлен тотрыклыландыруга һәм Татарстан Республикасын азык-төлек белән тәэмин итүгә үз өлешен кертеп, терлекчелекнең эпизоотик иминлеген тәэмин итә алырлык мөстәкыйль һәм нәтиҗәле оешма булды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ТАССР елларында ветеринария хезмәте эшенә багышланган язмалар сериясен чыгара башлый, анда республиканың үсүенә үз өлешен керткән һәр татарстанлы турында сөйләячәк.

1920 елда ТАССР оеша һәм идарәнең яңа органнары төзелә. Мөстәкыйль халык комиссары хокукларында ТАССР Үзәк ветеринария идарәсе төзелә, аны күренекле ветеринария эшен оештыручы А.В. Недачин җитәкли. Ул барлык ветеринария белгечләрен һәм учреждениеләрне берләштерә. Ул вакытта 31 ветеринария-табиблык һәм 32 фельдшерлык участогы, 3 ветеринария хастаханәсе, ит карау станциясе, утильзавод,  Казан ветеринария институты каршындагы диагностика кабинеты була. Аларда 35 ветеринария табибы һәм 83 ветфельдшер эшләгән.

Үзәк ветеринария идарәсе ветеринария учреждениеләренең яңа төрен булдыру, хайваннарның йогышлы авыруларын профилактикалау белән шөгыльләнде. 1921 елда серодиагностика лабораториясе төзелә, табиб участоклары кыскартыла һәм фельдшер пунктлары арта. Алдагы елларда крестьян терлекчелегенең ветеринария иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән ветеринария участоклары һәм пунктлар саны сизелерлек арта.

А.В. Недачинның оештыру сәләте һәм эш сөючәнлеге республика җитәкчелеге тарафыннан билгеләп үтелә, һәм ул бер үк вакытта Казан ветеринария институты комиссары, республиканың эшче-крестьян инспекциясе җитәкчесе, Дәүләт планы рәисе итеп билгеләнә, ә 1924 елда Россия Юстиция Халык комиссариаты аппаратына эшкә күчерелә, анда илнең ветеринария хезмәтен җитәкли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International