ТР МК Баш ветеринария идарәсендә Корбан гаетен бәйрәм итү чорында санитар иминлекне тәэмин итү буенча киңәшмә узды

2020 елның 29 июле, чәршәмбе

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Корбан гаетен бәйрәм итү чорында санитар иминлекне тәэмин итү буенча видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең урынбасарлары, бүлек башлыклары, территориаль бүлекләр һәм район дәүләт ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.

Корбан бәйрәме вакытында ветеранэкспертлар эше һәм санитар кагыйдәләр буенча мәйданчыклар оештыру турында төп доклад белән ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин чыгыш ясады.

Баш ветеринария идарәсе искәрткәнчә, терлекләрне тоту урыннарында су белән тәэмин ителергә, шулай ук аларны ашату тәэмин ителергә тиеш.

Чалу мәйданчыклары каты өслекле булырга тиеш. Җиһазландырылган урыннарда биологик калдыкларны, кан һәм органик калдыкларны җыю өчен контейнерлар куярга кирәк. Шулай ук сугым урыннарында дезинфекция чаралары запасы булуны да күздә тотарга кирәк.

Барлык мәйданчыкларда да бәйрәм көннәре ветеринария-санитария экспертлары эшләячәк. социаль учреждениеләргә ит бирергә теләүчеләргә ветеринария-санитария экспертизасы үткәрәчәкләр һәм Ветеринария документларын рәсмиләштерәчәкләр. Әлеге учреждениеләр ветеринария белешмәләреннән һәм таныклыкларыннан башка итне кабул итмиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International