Теләче ветеринария берләшмәсендә яңа баш табиб билгеләнде

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Бүген Теләче ветеринария берләшмәсе башлыгы вазыйфасына яңа баш табиб Гарипов Илгизәр Габделмәүлит улы билгеләнде.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, эшче төркем белән берлектә Буа һәм Апас районындагы авыл хуҗалыгы оешмаларында эш алып бара.

Илгизәр Гариповның хезмәт эшчәнлеге этаплары:

01.09.1982-27.06.1987 - Казан дәүләт ветеринария институты студенты;

11.05.1987-25.11.1988 - Хәрби хезмәт сафларында хезмәт итә;

06.01.1989-22.03.1990 - өлкән зоотехник, Саба район Агросәнәгать берләшмәсе, Татарстан Республикасы, Саба районы;

23.03.1990-14.05.1996 - Саба ветеринария даруханәсе мөдире, Татарстан Республикасы, Саба районы;

15.05.1996-15.03.2004 - ветеринария табибы, Саба район дәүләт ветеринария берләшмәсе ДУ, Татарстан Республикасы, Саба районы;

15.03.2004-26.05.2005 - Саба район дәүләт ветеринария берләшмәсе ДУ, ветсаннадзор башлыгы урынбасары, Татарстан Республикасы, Саба районы;

24.05.2005-03.05.2012 - дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлегенең өлкән дәүләт инспекторы, Татарстан Республикасы, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре;

04.05.2012-27.07.2020 - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе дәүләт ветеринария инспекциясенең Саба территориаль бүлеге башлыгы, Татарстан Республикасы, Саба районы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International