Бүген Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсендә территориаль идарәләрнең һәм дәүләт ветеринария хезмәтләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, шулай ук гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, хезмәтләр эшчәнлеген координацияләү буенча чараларны тормышка ашыру барышында барлыкка килгән проблемалы мәсьәләләр буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Киңәшмә Россельхознадзорның эчке ветеринария күзәтчелеге идарәсе башлыгы Татьяна Балагула рәислегендә узды.
Чарада Россельхознадзор идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор Идарәсе җитәкчесе Нурислам Хабипов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабнетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисамутдинов катнашты.