Ютазы ветеринария берләшмәсендә яңа баш табиб билгеләнде

2020 елның 24 июле, җомга

Бүген Ютазы ветеринария берләшмәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы итеп яңа баш табиб Усманов Наил Миргасим улы билгеләнде.

Чарада ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашты.

Наил Усмановның хезмәт эшчәнлеге этаплары:

01.09.2005-30.12.2005-Татарстан Республикасы буенча ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча Федераль хезмәт Идарәсенең ветеринария күзәтчелеге бүлегенең 1 категорияле белгече;

22.12.2005-03.12.2006 г. - Россия Армиясе сафларына хезмәт итү;

22.01.2007-06.06.2007 - Татарстан Республикасы буенча ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идарәсенең 3 разрядлы белгече;

19.06.2007-19.10.2007 елларда - "Райкооп заготпром" ҖЧҖ директоры, ТР, Әлмәт шәһәре;

14.01.2008-11.11.2009 гг. - "Альбарт" ҖЧҖ ветеринария табибы, ТР, Әлмәт районы;

13.11.2009-02.06.2010 елларда - Н. Е. Токарликова исемендәге ААҖнең эшкәртү цехы башлыгы., ТР, Әлмәт районы;

02.06.2010-18.07.2014 елларда Н.Е. Токарликова исемендәге ААҖ ит эшкәртү комбинаты директоры;

14.08.2014-27.01.2016 г. - "Балык Бистәсе район дәүләт ветеринария берләшмәсе" дәүләт бюджет учреждениесе башлыгы;

28.01.2016-23.07.2018 гг. - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Әлмәт районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, Әлмәт шәһәре;

26.07.2018-04.12.2009 елларда Н.Е.Токарликова ис. АҖ генераль директоры, Әлмәт районы;

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International