ТР МК Баш ветеринария идарәсендә дәүләт ветеринария учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча киңәшмә узды

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференция режимында дәүләт ветеринария учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.

Чарада район башлыгы урынбасарлары, бүлек башлыклары, шулай ук дәүләт ветеринария учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Доклад белән бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылык, икътисадый планлаштыру һәм дәүләт заказы бүлеге башлыгы Регина Филиппова чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International