Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Җәббаров Лаеш районында «Татарстанда кыр көне-2020» кыр форматындагы иң зур күргәзмәне ачты, ул 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Күргәзмәдә «Терлекчелек» блогы киң тәкъдим ителгән. Күргәзмәдә катнаш азык, терлекчелек фермалары өчен җиһазлар, азык әзерләү техникасы җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр, шул исәптән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе катнаша.
Чараның эшлекле программасы презентацияләр, мастер-класслар һәм түгәрәк өстәлләр үткәрүне күздә тота.