ТР МК Баш ветеринария идарәсендә үләт базларын язгы тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.

2020 елның 30 июне, сишәмбе

ТР МК Баш ветеринария идарәсендә үләт базларын язгы тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.

Бүген ТР МК Баш ветеринария идарәсендә терлек үләт базларын язгы тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.

Чарада Баш ветеринария идарәсенең бүлек башлыклары, территориаль бүлекләре һәм район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары катнашты. Үләт базларын язгы тикшерү нәтиҗәләре буенча анализ белән идарә башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин чыгыш ясады.

Киңәшмә барышында үләт базларын төзекләндерү һәм карап тоту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Киңәшмә ахырында МК Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов киләсе чорга бурычлар билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International