Чистай районында терлекчелек буенча ачык һавада зона семинары узды

2020 елның 26 июне, җомга

Бүген «Чистай» агрофирмасының терлекчелек фермасы базасында зона семинар-киңәшмәсе узды.

Семинарда алдынгы технологияләрне кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре каралды. Төп игътибар терлек азыгы әзерләүгә, терлекләрне тотуга, яңа технологияләр кертүгә бирелде.

Семинарда катнашучылар өчен терлекчелектәге алдынгы казанышлар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Авыл хуҗалыгы тармагы предприятиеләре һәм компанияләре вәкилләре үз тәҗрибәләре, яңа технологияләр һәм методлар белән уртаклаштылар.

Семинарның пленар өлешеннән соң, катнашучылар  “Чистай” агрофирмасының терлекчелек фермасында эшнең оештырылуы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International