Ютазы районында терлекчелек буенча ачык һавада зона семинары узды

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Бүген «Ансель Вафауллин» крестьян-фермер хуҗалыгында ачык һавада терлекчелек буенча зона семинары узды.

Чарага Азнакай, Баулы, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Чирмешән районнары вәкилләре чакырылган иде.

Терлекчелек өчен терлек азыгы дөрес әзерләү методлары турында министр урынбасары Ленар Гарипов сөйләде. Семинарның пленар өлешен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов дәвам итте. Чарада катнашучыларның игътибарын алты айга бозаулар 200 килограмм булырга тиешлегенә басым ясап, киләчәктә терлекләрнең иң күп продуктлылыгына ирешүнең төп шартларын билгеләп үтте.

Сөт терлекчелеген үстерүнең нәтиҗәле программалары турында сөйләгәндә, "Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе" ДКУ башлыгы Ришат Зарипов ясалма орлыкландыруның өстенлекләре турында сөйләде.

Чара «Ансель Вафауллин» крестьян-фермер хуҗалыгының терлекчелек комплексы эшен өйрәнү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International